Яйыҡ
+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Новости
14 Сентябрь 2020, 16:00

Хәмдүнә Тимерғәлиева вафат булды

Татарстандың халыҡ артисы, билдәле йырсы Хәмдүнә Тимерғәлиева вафат булды. Уға 71 йәш ине.

Татарстанның халык артисты, билгеле җырчы, "Кызыл таң" гәзитенең якын дусы, аның күп чараларын музыкаль яктан бизәүче Хәмдүнә Тимергалиева 72нче яшендә вафат булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. Җырчыны иртән репетициягә алып барырга дип, аның бакчасына Илһам Шәриф килгән булган. Хәмдүнә Тимергалиева бу вакытка якты дөнья белән хушлашкан да инде.
Ел башында ул инсульт кичергән иде. Аннан соң, сәламәтләнеп, зур планнар белән яшәвен дәвам итте, яңа проектлар турында уйланды. Туган ягын бер дә онытмады, еш кайтты, чараларда катнашты.Хәмдүнә Тимергалиева Башкортстанның Борай районында, Котлыяр авылында туган. Хор дирижеры белгечлеге буенча Башкортстан мәдәни-мәгърифәт училищесында укыган. 1976-87 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән, концерт бригадасының эстрада бүлегендә аерым башкаручы булган.Хәмдүнә Сәетгали кызы Татарстанның атказанган артисты Габдулла Рәхимкулов, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров кебек танылган сәхнә осталарының иҗат коллективларында эшләде. Соңыннан үз коллективын булдырып, бөтен СССР буйлап концертлар бирде. Репертуарында меңләп җыр бар иде, шуларның 200ләбе - халык җырлары.Хәмдүнә Тимергалиева татар халкы мәдәниятен һәм сәнгатен Русиягә һәм чит илләргә дә танытты.Мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
"Ҡыҙыл таң" гәзитенән.
Читайте нас: